АКУ’СТИК II с. 1) Акустикага мөнәсәбәтле, акустикага караган. Ә бу юлы, бәхетсезлеккә, бүтән төр мина – мотор гөрелдәүдән шартлый торган акустик мина булып чыкты... С.Сабиров. --- дәвамлы эволюция нәтиҗәсендә формалашкан, һәм ул бал кортларының төрле рецепторлар белән кабул итә торган химик, оптик, механик, акустик, электрик һәм башка хәбәрләрне тапшыруына нигезләнә. Татар балы. Акустик резонанс. Акустик шартлар 2) Әйтелеш, яңгыраш; ишетелеш. «Фонетика – ул тел фәненең кеше сөйләмендәге авазларның төзелү (барлыкка килү) алымнарын һәм акустик үзенчәлекләрен өйрәнә торган бүлеге» диелә лингвистика терминнары сүзлегендә. И.Низамов. Акустик яктан сузык авазлар ясалышында нәрсә катнаша? Р.Шәмсетдинова. Мәсәлән, Сафиэддин Урмави (XIII гасыр) үзенең музыка турындагы трактатында аның акустик үзенчәлекләрен ача. К.Гыйззәтов |