АКУ’ЛА и. бор. исл. зоол. 1) Кимерчәкле балыклар отрядыннан, зур авызлы, бик зур гәүдәле, диңгездә яшәүче ерткыч балык; күпек балык. Акулаларны ите, мае һәм тиресе өчен аулыйлар. Биология. Акула казналыгының барлык эчке өслеген тешләр каплап алган

2) күч. Комсыз, ертлач кеше; эксплуататор. Шул ук вакытта, кыргый базар шартларының табигый чагылышы буларак, кечкенә нәшриятларның «акула»лар тарафыннан йотылуы һәм китапны ихтыяҗдан артык җитештерү кебек тенденцияләр барлыкка килә башлый. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә