АКТЫК с. 1. Ахыргы, азаккы, соңгы. Син бит минем актык улым, төпчек улым. А.Әхмәт. Әткәй, коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза. Г.Ибраһимов. Конкурс башланган булып чыкты. Бүген икенче турның актык көне икән. Мирас

2. и. мәгъ. 1) Нәрсәнең дә булса ахыры, соңы. Актыгы: мин бар вөҗүдемне сиңа иттем фида; Белмәдең лә белмәдең кадрем! гөнаһ! и бивафа! Г.Тукай

2) Ахыргысы, соңгысы. [Михайлов:] Куй! Күрәсең бит, актыгы. Әнә күрмисеңмени, винтовка алырга йөгереп киләләр. А.Шамов. Кайттыңмы, улым, алтыным! Куанычым минем, актыгым. М.Җәлил

Актыгы булсын (булыр) Яңадан кабатланмасын, соңгысы булсын. Актыгы булсын, моннан соң аңа бурычка бирү бетте. Актык бирнә этн. Иргә чыкканда, кыз ягыннан кияү ягына килә торган сандык малы, кода-кодагыйларына бирелә торган кием-салым бүләкләрне соңгы кат багу, кабул итү йоласы. Актык бирнәгә дә чачагы-чугы белән бик әйбәт калын ука тирәкле асыл бирмәкче булалар. Г.Камал. Актык гомерендә Гомеренең соңгы елларында, үләр көннәрендә. Актык могикан Нәрсәнең дә булса (халыкның, буынның, иҗтимагый төркемнең) соңгы вәкиле. Актык сулыш (сулу) Гомернең соңгы мизгелләре. Бадьян чәчәк ата микән Уфа су буйларында; Син җаныйны онытасым юк Актык сулуларымда. Җыр. Актык сулышка җитү Икътисади яктан я башка яктан эшләр тәмам соңгы чиккә җитү. Актык тамчы яшь Җан биргәндә тамган соңгы тамчы яшь. Актык чиктә Иң актыгында, иң ахырында. Иң актык чиктә Нуруллинның кылычы бу кыз баш очында икеләнүсез ялтыраячагын белә иде командир. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә