АКТУАЛЬЛӘШҮ ф. Актуальлеге, хәзерге вакытта әһәмияте арту, мөһимләшү. Милли язмышның иң киеренке чагы. Мондый вакытта әдәбиятның милли эчтәлеге актуальләшә. Р.Рахман Актуальләшә бару Көннән-көн актуальләшү, вакыт үткән саен ныграк актуальләшү. Шуңа да карамастан, тәрҗемә мәсьәләләре һаман актуальләшә генә бара. Р.Фәйзуллин Актуальләшә башлау Актуальләшергә керешү Актуальләшә төшү Бераз, беркадәр актуальләшү; тагын да актуальләшү. Шул уңайдан әле куелган сораулар тагын да актуальләшә төшә. М.Вәли-Барҗылы Актуальләшеп алу Күпмедер вакыт эчендә, кыска вакыт арасында актуальләшү Актуальләшеп бару Аз-азлап, акрынлап актуальләшү Актуальләшеп бетү Тәмам актуальләшкән булу Актуальләшеп килү Әле, хәзерге вакытта акрынлап актуальләшү Актуальләшеп китү Ниндидер сәбәптән, этәргечтән соң актуальләшү. Сүз бүгенге көндә актуальләшеп киткән мөһим бер проблема – яшүсмерләр арасында еш очрый торган тәртип бозу күренеше турында бара. М.Сәхапов |