АКТУАЛЬ с. лат. Хәзерге чор, бүгенге көн өчен әһәмиятле, көн үзәгендә торган, көн тәртибендәге. Ислам дине, мөселман әдәбияты тәэсирендә халкыбызның көндәлек фәлсәфәсе – холкы, әхлагы, әдәбияты формалашуын җентекләп өйрәнү – киләчәктәге бурыч, актуаль бурыч. М.Усманов. Укымышлы, тәҗрибәле, бай тормыш мәктәбе үткән Гатаулла хәзрәт бу гәзит битләрендә заманының бихисап актуаль мәсьәләләрен күтәргән. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә