АКТИНИ’ДИЯ и. гр. бот. Дилленийлылар семьялыгыннан, чиратлашып үскән тулы яфраклы, С витаминына бай, озынча түгәрәк яшькелт сары җимешле агачсыман лиана. «Ямь һәм тәм, яки безнең бакча» китабында үзебездә үсә торган алма, груша, карлыган, слива, чия, кура һәм бакча җиләкләре, шулай ук сирәк очрый торган япон айвасы, актинидия, ирга, кытай лимоннигы кебек үсемлекләргә зур игътибар бирелгән. Р.Миңнуллина. Җимеш бирә торган куаклар һәм агачлардан аеруча карлыган, кура җиләге, крыжовник, кара бөрлегән, актинидия, лимонник, виноград, груша, слива, алмагач һ.б. күп үсә. Биология |