АКТИВЛЫК и. 1) Актив булу, нинди дә булса өлкәдәге яки тармактагы актив эшчәнлек, шөгыль. Кояшның активлыгы гадәттәгедән шактый кимеп торган периодлар да була. А.Муранов. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәндәй, ике юнәлешле менә бу активлык чорында фәнни мирасны барлау-өйрәнү җанланды… И.Низамов 2) Нинди дә булса органнарның (әгъзаларның) эшчәнлеге, хәрәкәте турында. Калкансыман бизнең активлыгы кимү балаларның физик һәм акыл ягыннан үсешләрен акрынайта. Биология |