АКТИВЛАШУ ф. 1) Актив булып китү; актив катнашу, активлык күрсәтә башлау 2) Көчәеп китү, куәтләнү. Бу җырларның бер чорда – берсе, икенче чорда икенчесе активлаша, берсе көчәйгәндә, икенчесе ял итеп тора. М.Мәһдиев. 1907 ел дәвамында илдә, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә үзешчәнлек хәрәкәте активлаша. Мирас. Калкансыман бизнең эшчәнлеге нык активлашканда, алмашу процесслары да тиешле дәрәҗәсен узып китә. Биология 3) күч. Бер-бер эш булдырган кыяфәттә йөрү. Иртәгә юлга чыгасы көнне Вәлит Хлестаков бик активлашты, колхоз складыннан күмәч, шикәр, чәй дисеңме – нәрсә бар шуны ташыды. М.Мәһдиев Активлаша бару Торган саен ныграк активлашу. --- хәзерге вакытта татар телендә активлаша барган бу төзелмәләр телебезнең үз мөмкинлекләре, үз табигый чаралары нигезендә формалашкан. Г.Нәбиуллина Активлаша башлау Активлашырга тотыну Активлаша төшү Беркадәр активлашу; бераз актив булып китү, тагын да активлашу. Мондый эш әрсез егеткә, әлбәттә, ошый – ул тагын да активлаша төшә. Т.Миңнуллин. Шулай ук Разил Вәлиев, Әмир Мәхмүдев иптәшләр дә соңгы вакытта активлаша төштеләр. Р.Фәйзуллин Активлашып алу Аз гына, кыска вакытка активлашу. --- һәрхәлдә, XIX йөзнең икенче яртысында хрестоматияләрне М.Ивановтагы ысуллар белән төзү активлашып ала. Ф.Ибраhимова Активлашып бару к. активлаша бару. Дәүләкәннең үз яшьләре дә күп, бик активлашып барган чаклары. Ә.Еники Активлашып бетү Тәмам активлашкан хәлгә килү, бөтенләй активлашу. Коллективта егетебез активлашып бетте Активлашып җитү Бөтенләй, тулысынча активлашу Активлашып китү Тиз арада яки кинәттән активлашу. 1920 елның 25 июнендә TACCP төзелгәннән соң, татар музыка сәнгатен үстерү юнәлешендәге эшләр тагын да активлашып китә. К.Миңнуллин. Әйтик, хәзерге поэзиядә «гамь» сүзе гаять активлашып китте. Ф.Сафиуллина Активлашып тору Әле, хәзерге вакытта активлашу |