АКТИВЛАШТЫРУ ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса актив эшчәнлеккә этәрү, тарту; эшчәнлеген көчәйтергә этәргеч бирү, җанландыру. Хәзер аерым һөнәри, фәнни терминологияләр буенча республикада махсус секцияләр оеша башлады. Аларның эшен ашыгыч рәвештә, төпле итеп активлаштырасы бар. И.Низамов. Габделбарый Баттал Төркиядә әдәби-гыйльми эшчәнлеген тагын да активлаштыра, Абдулла Баттал-Таймас исеме белән күп хезмәтләр бастыра. Мирас 2) физ. Химик яки физик үзгәрешләрне үткәрү, тизләтү өчен, матдәне җылылык, радиация яки активландыргыч агент белән эшкәртү Активлаштыра бару Торган саен ныграк активлаштыру. Министрлык татар мәктәпләрен башкортлаштыру эшен торган саен активлаштыра бара. Р.Сибагатов Активлаштыра башлау Активлаштырырга тотыну Активлаштыра төшү Тагын да активлаштыру Активлаштырып җибәрү Активлашуга этәргеч бирү. Соңыннан, секретарь буларак Шаһинур Мостафин өстәлеп, ул эшебезне тагын да активлаштырып җибәрде. И.Юзеев Активлаштырып килү Акрынлап, аз-азлап активлаштыру Активлаштырып тору Һәрвакыт, гел активлаштыру |