АКТИВЛАНУ ф. к. активлашу. Аннары фронттан шактый үзгәреп, сәяси яктан активланып, тереләнеп кайткан иде... В.Нуруллин

Активлана бару Торган саен ныграк активлану, көннән-көн активлыгы арту

Активлана төшү к. активлаша төшү

Активланып бетү к. активлашып бетү

Активланып китү к. активлашып китү. ...Бәрәңге алганчы ниндидер бер ара вакыт бар. Шул көннәрдә әни активланып китә: аеруча бер дәрт белән авылдаш «киленнәргә» йөри башлый. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә