АКТИВИСТ и. рус 1) Төрле оешма (предприятие) һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кеше. Мәдәният үзәкләреннән ерак, караңгы бер мишәр авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән егет, университетта юридик факультетта укыганда ук, өлгер активист булып китә. Т.Галиуллин. Аннан янындагы активистларга карап әйтте: – Победаны машинадан алам әле мин, бик азынды, – диде. М.Мәһдиев 2) ирон. Кирәкмәс урында, кирәкмәс эштә артык активлык күрсәтүче, үзен булдыклы санаучы кеше. Ике класс белемле «активист», хәерчедән чыккан Ибрай Сәлиме дигән кеше, анда чыгыш ясаган иде. М.Мәһдиев |