АКТИВ II и. лат. 1. Оешманың, коллективның иң эшчән, эшлекле өлеше. Ләкин тиешле кешеләр активның нәрсә өчен җыелганын беләләр, һәм моңа инде ун-унбиш көн буе әзерлек тә алып барылган икән. М.Мәһдиев. Тагын берәү әйтте, --- бүген үк силос әзерләргә чыгасы, район активы шуның өчен җыелган, диде. М.Мәһдиев. Ниһаять, кичә кич алар, --- «Кызыл ышна» колхозына килеп, колхоз активы белән беседа уздырдылар. Актив утырышы төнге сәгать бергә кадәр сузылды. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. Эшлекле, эшчән, булдыклы; киресе: пассив. Актив иҗат формасын саклау – автордан көндәлек газаплы зур хезмәт, чиге күренмәгән рухи батырлык, көрәш таләп итә. Р.Рахман. Имашев, син – бик актив, бик җитез, бик булдыклы комсомолец, без сине күтәрергә булдык. Г.Ахунов. Ә менә оешманың үзешчәннәре арасында аннан да остасы, аннан да активы юк. Казан утлары

3. рәв. мәгъ. Бар көчен, энергиясен биреп; турыдан-туры даими катнашып. --- милли хәрәкәттә актив катнашкан тагын бер фамилиягә игътибар иттем. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә