АКТИВ I и. лат. финанс. 1) Бухгалтерлык балансының мәгълүм предприятиенең барлык матди кыйммәтләрен һәм акча средстволарын, бурыч таләпләрен чагылдыра торган бүлеге. Актив һәр елның азагында һәм башында акча берәмлеге белән бәяләнә һәм пассив белән баланслана 2) Физик яки юридик затның барлык милке 3) Бер дәүләтнең чит илләрдән кергән акчалата кеременең чит илләрдәге чыгымнарыннан артыграк булуы |