АКТАРЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. актару 2) Әйберләрне актарып, алар арасыннан нәрсәдер эзләү. Ниләр актарынасың анда, Шәмси туган? Г.Бәширов 3) Тикшеренү, кызыксыну күрсәтү, эзләнү. Кирәкле мәгълүматларны табу өчен, аңа архивларда шактый эзләнергә, актарынырга туры килде. Мәдәни җомга. Хәтер янчыкларында актарынып, булып узган хәлләр, аларның әһәмияте турында уйлана торгач, хикәямнең киңрәк буласын аңладым. Мирас Актарына башлау Актарынырга тотыну. Миңсылу биксез сандыкны киң ачып, капкачын диварга терәде һәм аның эчендә актарына башлады. А.Хәлим Актарына бирү Актарынуын дәвам итү. Ул, кесәсендә актарына биреп, егеткә кырыс кына бер күз ташлады. Г.Бәширов Актарына тору Бертуктаусыз актарыну. Нигәдер, кабаланып, кесәләренә тыгылды, озак актарына торгач, аннан кечкенә челемен тартып чыгарды. Г.Бәширов Актарына төшү Бераз актарыну, тагын да актарыну Актарынып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә актарыну. Хәтердә актарынып алдым. Төрле вакыйгалар искә төште. Т.Миңнуллин Актарынып йөрү Әле, хәзерге вакытта анда-монда барып актарыну. Төнлә ачыксаң, складларда актарынып йөрмә, әнә плитәдә калган аш, калҗалар, чәй дә бар. К.Кәримов Актарынып тору Әледән-әле актарыну |