АКТАРЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. актару (1–5, 8, 9 мәгъ.). Тояк асларында җир актарылды, зәңгәр күктә нурлар чайкалып торды. Р.Мөхәммәдиев

2) Җимерелеп, авып төшү. Тупка эләккән мәчет манарасы Актарылып төшкән бөтенләй. Ф.Кәрим. Аюларның өне актарылды, Бүреләрнең юлы бозылды. Ә.Ерикәй

3) Айкалу, көчле чайкалу, бер-берсенә бәрелә-бәрелә ургылып агу. Киң Иделдә, актарылып, бозлар актылар. Г.Хуҗин. Ипле һәм тыныч кына аквариумда йөзеп йөргән балыкны, кинәт, беркөн, шаулап, актарылып аккан киң дәрьяга җибәргәнне күз алдына китерә аласызмы? Бу нәкъ менә шундый очрак иде инде. Р.Мөхәммәдиев. Горизонттан тау-тау болыт чыгып, Актарылып килде, ыжгырып. Е.Уткин

4) Күп булып, өем-өем булып агу, бер юнәлештә ташкын булып килү. Күк йөзен томалап өлгергән каракучкыл болытлар, тау-тау булып, берсе өстенә берсе актарылды, болганып кайнашырга тотынды. Г.Бәширов. – Ничек болай бу?.. – диебрәк әйләнеп карасалар, --- теге болытлар, ишерелеп-ишерелеп, боларга таба актарылып киләләр. Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. Ташып, мул булып. Бөтен тәненә һәм мөгезләренә актарылып гайрәт тулганны тойды ул шунда. Р.Мөхәммәдиев

Актарыла башлау Актарылырга тотыну. [Тырмалаганда] Дымлы кара туфрак, күңелне рәхәтләндереп, тәмле ис аңкытып актарыла башлады. И.Гази

Актарыла төшү Тагын да актарылу; бераз актарылу

Актарылып бетү Бөтенләй, тулысынча актарылу. Машина туктап җитәр-җитмәс кабинадан чыкты, трактор табаннары белән ермачланып, актарылып беткән такыр басу өстеннән факел утларына таба китте. Г.Ахунов

Актарылып калу Ниндидер сәбәптән актарылган хәлгә килү. [Акчарлаклар] Үзләре туктаусыз бөтереләләр, теплоход артында актарылып калган суга кадалып, нидер эләктермәкче булалар. М.Рәфыйков

Актарылып ташлану Асты-өскә китерелеп, тәртипсез яту. Тирә-якта тездән кайнар ком, актарылып ташланган кызыл балчык, көйгән дала җәйрәп ята иде. Ф.Бәйрәмова

Актарылып яту Әле, күз алдында актарылган хәлдә булу. Җан өшеткеч булып актарылып ята йорт урыныбыз! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә