АКТАРУ ф. 1) Бергә торган әйберләрнең билгеле тәртибен бозу, бутау, чуалту 2) Әйберләр арасыннан нәрсә дә булса эзләү. Өйгә кайтып, кәрҗинемне төбенә кадәр актардым. Кәрҗинемне актарган чакта, әллә нихәтле кирәкмәс әйбернең төялеп килгәнлеге мәгълүм булды. Гали Рәхим. Ялгызы гына калгач, сандыкларын актарырга тотынды, инде күптән кимәгән ефәк күлмәкләрен тартып чыгарды. Г.Шәрипова 3) Җир астында яткан нәрсәләрне казып чыгару, береккән, ябышкан нәрсәләрне бер-береннән аеру, куптару, ермачлау. Кышын түгелгән чүп өемнәрен актарабыз. Шаккатырлык матур бизәкле ташаяклар килеп чыга алардан. Ш.Маннур. Үрдәкләр, борын очлары белән күл төбен актарып, бүтәкәләренә ком тутыралар. К.Нәҗми. Гаярь егетләр тау-ташларны актарып юл салганнар. Мәдәни җомга 4) Зур күләмле итеп каеру, куптару, ермачлау. Чи калган җирдә сабан төрәне мул итеп актарган кәсләр тезелеп ята. Мәдәни җомга 5) Нәрсәне дә булса тузгыту, туздыру; пыран-заран китерү. Янган өйләр көлен актара җил, Зур кайгы бар төсле аңарда. З.Мансур. Кулына кисәү агачы тотып мич актара торган Гөлбаһар абыстай, үзенең корымга буялган кулларын аларга күрсәтәсе килмичә, оялып, алъяпкыч аша гына сузды. М.Гали 6) Китап, дәфтәр кебек нәрсәләрнең кирәкле урыннарын эзләп, ачып карау. Шул вакытта мин кулыма китап алам, аның изге сәхифәләрен актарам. Г.Тукай. Бикмулла куен кесәсенән чуар тышлы озынча бер дәфтәр чыгарды да, бармакларын төкерекләп, актарырга тотынды. Г.Бәширов. Күгелҗем төстәге кыштырдап торган битләрне актарам. Бу – XVIII гасырның башында гына Россиядә эшләнгән мәгълүм күксел кәгазь. М.Госманов 7) күч. Карап чыгу, күздән кичерү, күз белән айкап чыгу. Күзләрем бөтен пароходны актардылар, --- пристаньга төштеләр һәм анда Хөршитне таптылар. Ф.Әмирхан 8) күч. Баштан үткән хәлләрне, вакыйгаларны искә төшерү, хәтердә барлау. Ләкин инде аның күңеле бер дә ала торган нәрсәдә түгел, моннан биш сәнә мокатдәм булган вә үткән хатирәләрне актаруда иде. М.Гафури. Фикер әллә кайларда сәяхәт кыла ---. Күңел сандыгымның төбендә сакланып калган алтын бөртекләрен, акрын-акрын актарып, берсе артыннан берсен казып чыгарам. Гали Рәхим. – Акланмады минем ул өметләрем, – дип авыр көрсенде Әпсәләм. – Газаплама үзеңне, актарма иске җәрәхәтләреңне. Г.Шәрипова 9) күч. Нинди дә булса көчле хисләр кузгату, берәр хис, рухи халәт хасил итү. Бу күз карашлары нидер эзли аңардан, алар аны һәрьяктан капшый, аның күңелен актара, йөрәгенә сузыла. А.Сафин 10) күч. Тикшерү, җентекләп карап, ачыклап чыгу. – Мондый закон бармы? Шәригать бармы? Мин һәммәсен актарырмын!.. Г.Ибраһимов 11) күч. Бик зур эшләр башкару, булдыру. Их, аның урысчасы, укымышы тагын да көчлерәк булса, ул таулар актарыр иде, ди. Г.Ибраһимов 12) күч. Зур булдыклылык күрсәтү, мал-байлык табу артыннан чабу. – Безнең Сөендекне дә үз бригадаңа чакырмадың, энекәш, дип йөргән буласың үзең. – Аңа болай да җиткән, трактор белән дә, ферма үгезләрен үстереп тә дөньяны актара. Мирас Актара башлау Актарырга тотыну. – Әй, туктагыз әле, – ди Нәзирә һәм тиз генә сумкасын актара башлый. Ф.Яруллин Актара төшү Беркадәр, бераз актару; тагын да актару. Тимергалиевнең болай да тынгысыз күңелен тагын да актара төшә. Г.Исхакый Актарып алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада актару. Моннан өч-дүрт ел элек, комсомолда эшләгәндә, дус кызына язган хаты иде бу. Кайлардан актарып алган бу хәйләкәр төлке! Г.Бәширов Актарып ату 1) Тиз генә, аннан-моннан актару 2) Кинәт актару. Ул да булмады, кемнеңдер карлыкканрак тавышлы моңы бәгырьләремне актарып атты. Р.Бәшәр Актарып бетерү Бөтенләй яки барысын да актару, тәмам тәртибен бозганчы актару. Газинур --- автомашиналарның тәгәрмәчләре һәм чылбырлы тракторлар актарып бетергән киң урамның аргы башына таба йөгереп китте. Г.Әпсәләмов. Кызлар бар булган байлыкларын актарып бетерделәр һәм бер тукыма кисәге таптылар. Г.Шәрипова Актарып җибәрү Актарырга тотыну, актара башлау. Башмак йорт уртасына өеп куйган кар йомгагын туздыра, мөгезе белән актарып җибәрә – тәүфыйксыз малайлар кебек шаяра. М.Әмир Актарып ташлау 1) Рәттән бөтенесен дә актару, тәртипсез тарату. Хәят, гадәтенчә, комод тартмаларын актарып ташлады да йөз кат күргән нәрсәләрен йөз дә беренче кат күздән үткәреп чыкмакчы булды. Ф.Әмирхан 2) Актарып, ишеп төшерү. Ул, күз ачып йомганчы, өстендәге саламнарын актарып ташлады. Г.Ибраһимов Актарып тору Бертуктаусыз, гел, һәрвакыт актару. Әгәр дә бар икән иреңнең акчасы, нигә аны актарып торырга. Кирәк икән – үзе бирер. Т.Миңнуллин Актарып чыгару 1) Кайдан да булса нәрсәне дә булса актарып алу. Әйтерсең лә күктән яшен ташы төшеп, аны шулай чәрдәкләп, чәчеп ташлаган, җир астыннан бәргән ялкын барысын өскә актарып чыгарган. Ф.Бәйрәмова 2) Югалган яки онытылган нәрсәне эзләп табу. [Нәгыйм] Мич башыннан күгәреп беткән ышкы актарып чыгарды. Г.Ибраһимов 3) күч. Электә, үткәндә булган хәлне, эшне торгызу, казып чыгару, аның асылын ачыклау. Моннан биш ел элек булган бер эшне актарып чыгарып, хөкемгә биргәннәр Актарып чыгу Барлык нәрсәләрне, барысын да берәм-берәм яки башыннан ахырына кадәр актару. Ләкин, кемнәндер хат көткән кебек, килгән хатларны һәрвакыт игътибар белән актарып чыга. И.Гази. Ул китапны актарып чыкты да янәшәсенә куйды һәм күзләремә карады. Казан утлары |