АКТ и. лат. 1) Нинди дә булса юридик факт турында язылган документ. – Барысы да кырылып бетмәсә шөкер инде, боларына акт төзербез, – диде ул. – Акт кына умарта кортларын үлүдән коткара аламыни? – диде апа, үртәлеп. Ф.Яруллин. --- Сибгатуллин акт төзеде дә, берничә шаһиттан имза салдырып, район милиция бүлегенә җибәрде. Мирас

2) Дәүләт күләмендә зур әһәмияте булган указ, карар. Совет хөкүмәте 1921 елны «Ясная поляна»ны дәүләт заповеднигы итеп игълан итә һәм, бу акты белән, ул үзен бөек язучының туган-үскән, иҗат иткән җирен дөнья культурасы өчен мәңге саклаучы бердәнбер чын хуҗа итеп күрсәтә. Ә.Еники

3) Драма әсәре яки спектакльнең тәмамланган бер өлеше. Икенче актта аңа ариозо бирелсә, картина көчәя төшәр иде, һәм бу вакыйга гадәттән тыш бер нәрсәгә әйләнер иде. М.Җәлил

4) Сынлы сәнгатьтә кешенең сурәтен шәрә көенчә тасвирлау алымы

5) Очраклы бер хәл, аерым бер вакыйга, очрак. Мәктәптән дәфтәр урлаганда, мин моны онытып торырга тырыштым. Чөнки бу актны «караклык» дип түгел, ә бер зарури хәл, табигый эш дип кабул иттем. М.Мәһдиев

6) сир. Уку йортларында уку елы тәмамланганнан соң үткәрелә торган тантаналы җыелыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә