АКСЫРГАК и. бот. 1) Лаләчәләр семьялыгыннан, юантык кыска тамырчалы, эре яфраклы, себеркесыман чәчәкле, дымлы җирдә үсә торган агулы үсемлек; русчасы: чемерица. Анда бака яфрагын да, кычытканны да танырга була, аксыргак, абага белән андыз тамыры да бар. Ш.Бикчурин

2) күч. Агу. Ул карт күсегә [Габсаттарга] әллә кайчан аксыргак бирергә кирәк иде. Ф.Сәйфи-Казанлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә