АКСЫЛЛАНУ ф. 1) Аксыл төскә керү, аксыл булып күренү 2) Караңгы төсен югалтып, яктыра бару, агарып күренү. Күк чите аксыллану Аксыллана бару Торган саен ныграк аксыллану. Инде күк йөзе аксылланганнан аксыллана бара. А.Шамов Аксыллана башлау Аксыллыгы сизелерлек булу. Яфраклар, җәйге карасу яшеллекләрен югалтып, аз гына аксыллана башлыйлар. Г.Гамов Аксыллана төшү Бераз, беркадәр аксыллану. Вәдүт абый, кара бөдрә чәчләрегез аксыллана төшкән. И.Юзеев Аксылланып бетү Тәмам аксыл төскә керү, бөтенләй аксыллану Аксылланып җитү Тулысынча аксыллану Аксылланып калу Ниндидер сәбәп яки вакыттан соң аксыл төс алу. --- стенадагы икесе бергә төшкән портрет урыны аксылланып калган. Р.Вәлиев. Кыш буе тынчу мәдрәсәдә ятудан аксылланып калган йөзләренә шаянлык, мутлык төсмерләре җәелде. Ф.Сафин Аксылланып килү Акрынлап, аз-азлап аксыллык иңү. Шаулый җилдә бодай басулары, Аксылланып килә арышы. Г.Сәгыйров Аксылланып китү Көтмәгәндә, кинәт аксыллану. Тын гына утырса да, җыерыла төшкән киң маңгае, ике уртада түбәнгә бөгелгән куе кашлары һәм ничектер аксылланып киткән чырае җанындагы киеренкелекне яшерә алмады. А.Вергазов Аксылланып тору Аксылланган хәлдә булу; әле, хәзерге вакытта аксылланып күренү. Зәңгәр күк йөзе, бүз тарткан кебек, аксылланып тора. Ә.Салах |