АКСЫЛ с. 1) Ак төскә тартым, ачык төстәге. --- Сакмар урманы да, аксыл томанга уралып беткән ераклыклар да дәшми иде. Ф.Сафин. Шушы биеклек өстеннән, кайсы якка карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар --- күренә иде. Ә.Еники. Ул кешенең өстендә – сүсәргән саргылт төстәге казаки, башында – аксыл бүрек, үзе – бөтен генә карт. Ш.Камал. Аның аксыл сирәк чәчләре, --- майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. М.Мәһдиев 2) Төсне атаган сүзләр янында шул төснең сыеграк, уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын белдереп, кимлек дәрәҗәсендәге тезмә сыйфатлар барлыкка китерә (мәс., аксыл зәңгәр, аксыл сары, аксыл кызыл, аксыл яшел һ.б.). Ләкин фаралар яктысына, әледән-әле, аксыл соры төн күбәләкләре килеп чыга. Г.Бәширов. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә – аксыл зәңгәр төскә кергән. Р.Мөхәммәдиев 3) Төссез; нурсыз, төсе киткән. Ниндидер көрәк сакаллы бер кеше аксыл гына чырайлы, шәһәрчә, ләкин бик тәкәллефсез генә киенгән бер кызны шәһәргә алып бара. Ф.Әмирхан. Шул сигез ай эчендә ул бик ябыккан. Электә дә аксыл йөзе хәзер, ничектер, үлем аклыгы белән капланып, эчкә суырылган. Г.Ибраһимов |