АКСӨЯК и. 1) Затлы, югары нәселдән булган кеше; аристократ, дворян. Шул стиль Ибраһимовта да бар. Җамал Вәлидидә ул юк. Ул – тумыштан аксөяк. «Сөяк» бу очракта «нәсел» дигән сүз. Аксөяк – ул затлы нәсел, «аристократия» дигән сүз. Р.Батулла. Мәмләкәт – областьларга, ә областьлар волостьларга бүленгән, һәм бөтен халык аксөяк (дворян) белән карасөяк (гавам) исемендә икегә аерылган иде. Мирас 2) күч. Эш сөйми торган, тәмле ашап, матур киенүне ярата торган кеше. Юк, мин аксөяк түгел. Аксөяк булып, көчсезләрне елатып йөрүчеләрдән мин җирәнәм. Мин – сукачы баласы. М.Фәйзуллин |