АКСИО’МА и. гр. Дөреслеген исбатлау таләп ителмәгән хакыйкать. Табигать турындагы фәндә аксиомалар юк. Д.Менделеев. Һәр әдәбиятның нигезендә фольклор ята, дип саный Горький. Бу – дөрес фикер, аксиома кебек хакыйкать. Р.Фәйзуллин. Кичә генә аксиома булып кабул ителә торган рухи кыйммәтләр бүген инде кискен бәхәсләр кузгата. Ф.Галимуллин |