АКСЕЛЕРАТ и. лат. 1) Акселерация билгеләре сизелә торган тере организм (мәс., хайваннар). Әбүзәр абыйның акселерат куяннары 4 ай эчендә 4–5 килограммга җитә икән. Безнең гәҗит 2) Физик, физиологик һәм психологик яктан башкалардан алдарак үсә, өлгерә торган бала, яшүсмер. Ике метрлы акселерат укучы, тупны тотып ала да: «Иии-яяя!» – дип үкереп, аңа тибеп җибəрə! Сәхнә |