АКСЕЛЬБАНТ и. нем. Кайбер армияләрдә бәйрәм мундирларының уң җилкәсенә беркетелә торган, алтын, көмеш яки төсле җепләрдән үрелгән, кайвакытта ялтыравык очлыклар белән бизәлгән шнур. Башта бу кибеттә нинди-нинди китаплар барлыгын тезеп киткәннәр, аннары шушы ук кибеттә, аз гына тотылган алтын аксельбант та сатыла, дип язганнар. Г.Әпсәләмов |