АКСА’У ф. 1) Аякның авыртуы яки гарип булуы аркасында титаклау, чатанлау. Нервысына түзә алмыйча, хуҗа килеп чыга калса, тиз генә сыпыру ягын карый. Андый чакта аягы да аксамый. В.Нуруллин. [Отделком абый] Чынлап та, сул аягына аксый, кәкре башлы таякка таянып йөри икән. Т.Мөбарәков 2) күч. Берәр эш яки хәлнең торышы канәгатьләнерлек булмау, кимчелекле булу, эш акрын, сүлпән бару. Аннары, бергәләп, хата төзәтәләр. – Рус телегез аксый сезнең, егетләр, – дип башын селки Григорий Феофанович. Г.Шәрипова. Тәртип ягы аксый синең, туган, сүзне тыңламыйсың. Казан утлары 3) күч. Башкалардан калышу, артта калу ◊ Аксаган белән аксау Башлыгың яки юлдашыңның күңеле булсын өчен, үзеңне дә шундый кимчелек иясе итеп күрсәтү; ялагайлану. Аксаган як Кимчелекле, җитешмәгән урын Аксап алу Бераз, кыска вакытлы аксау. Ничек инде гомер бакый төгәл йөр дә аксап ал?! З.Мансуров Аксап бару Акрынлап, аз-азлап көчәя барып аксау. Күрәсез, безнең цехта эш аксап бара. А.Алиш. Сыйфат мәсьәләсе аксап барса да, сан ягыннан борчылырга урын юк сыман. Р.Харис Аксап бетү Тәмам аксау, аксаган булу, аксаган хәлгә килү Аксап йөрү Әле, хәзерге вакытта аксау. Аксап йөргән кәҗәңне дәваласа да, бозаулый алмый яткан сыерыңны бозаулатса да, Пермяковның исеме гел «ат врачы» булып калды. М.Мәһдиев Аксап калу Нинди дә булса сәбәптән, вакыттан соң аксау. Хәер, «антилопа»сына ачу да килми бугай, тик менә әллә кайчангы бер өмәдә аягына имән бүрәнә төшеп аксап калган әтине «чатан» дип мәсхәрәләттерәмме соң! М.Шаhимәрдәнов Аксап китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт аксый башлау. Бергә таянабыз таякларга, Аксап киткән чакта – нилектән? В.Галиев Аксый башлау Аксарга тотыну. --- соңгы елларда бездә эстетик як белән тәрбияви әһәмият еш онытыла. Шушы ике мәсьәләдә безнең әсәрләр соңгы елларда нык кына аксый башлады. М.Вәли-Барҗылы Аксый төшү Бераз аксау, чак кына аксаклау. --- [Шәмсетдин] уң аягына бераз аксый төшеп, урамның кыл уртасыннан атлый иде. Г.Бәширов |