АКСАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. аксау. Шакир Зифа әбине янына утыртты да зур күк атны, аксата-аксата, басу капкасына чаптырды. Г.Ибраһимов 2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса аягын имгәтү, гарипләндерү. --- кайтканда, колхоз атының аягын сындырган. Бу хәлне утырышка куйганнар. Авыл советы секретаре Җәмил абый беркетмәгә «Иванов аксатып кайткан атны суярга» дип язасы урынга, ялгышып, әлбәттә, «Ивановны суярга» дип язган. Т.Нәҗмиев 3) күч. Нинди дә булса эштә комачаулау, тоткарлык ясау, нәрсәгә дә булса аркылы төшү |