АКСАКАЛ и. 1) тар. Борынгы җәмгыятьтә: уртак баба, ыруг башлыгы. Ыруг общинасын --- аксакаллар --- идарә иткән. Урта гасырлар тарихы 2) Өлкән яшьтәге ихтирамга лаек кеше. Аксакаллар бу начар җирне бирергә уйласалар да, Мете моңа каршы төшә. Г.Дәүләтшин. Аксакал сүзен аяк астына салмау турысында баш редактор Харрас Әюпкә сүз катарга туры килде. Мәдәни җомга. – Әллә ни хөрмәтем юк, аксакал, гафу итәрсез, – диде ул башта, – сезне сыйларга кымыз да казылык кына бар. Мирас 3) Өлкән, хөрмәтле кеше, ил агасы. [Фатыйма] Үзе авылның мулла-мәзине белән берничә могтәбәр аксакалыннан башка адәмнән качмый. Г.Ибраһимов. Әле үзенең 80 яшьлек юбилеен да аксакал шагыйребез илһамлы иҗат белән каршылады. Мәдәни җомга. Бер сүз белән әйткәндә, гасырны иңләп-буйлап кичкән ил агасы Ә.Еники сүзе бүгенге шартларда да безгә аксакалның зирәк киңәше булып ишетелә. Мәдәни җомга. |