АКСАК с. 1. 1) Аксап йөри торган, аягы зәгыйфь, чатан. Ә Васябыз ай ярымнан соң терелеп чыкты. Аллага шөкер, аксак түгел. Тыпырдап йөгереп тора. Ф.Яруллин. Мәчеттән, иң соңгы булып, аксак мөәзин – сикеребрәк атлаганы өчен «бия» дигән кушамат тагылган Галимҗан чыкты. Г.Шәрипова. Чаялыгы белән даны таралган Ситдыйк Мөнәвәрәсе: «Нигә минем хезмәт көннәремне урлап калдың, аксак ристан», – дип, хисапчы Сабирның якасына ябышты. А.Расих

2) күч. Ватык, сынык аяклы, селкенә торган. Аксак урындык. Аксак кәнәфи

2. и. мәгъ. Аягы гарип, аксап йөри торган; титак кеше. Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә