АКРЫНЛА’У ф. 1. к. акрынаю. Бу гөрелдәү бер акрынлый, тагы күтәрелеп китә, вакыт-вакыт, гөрелдәү аркылы [кешеләрнең] ялгыз-ялгыз тавышлар ишетелеп китәләр. Р.Гали

2. акрынлап рәв. мәгъ. 1) Ашыкмыйча, акрын гына, артык кабаланмыйча. Аның белән акрынлап сөйләшә-сөйләшә кайттык. Ш.Камал. Ферманың азмы-күпме уңышларын телгә алып сүзен башлаган яшь председатель, акрынлап, ләкин эзлекле һәм рәхимсез рәвештә, ферма мөдирен кысрыкларга тотынды. Ә.Еники

2) Эзлекле рәвештә, тора-бара, вакыт үтү белән. Тик Мәләкәстән кайткан бу асыл сөяк сыерның нәселе, ни хикмәттер, безнең Яуширмәдә мантый алмый, икенче, өченче буыннан ук акрынлап ваклана башлый, тора-бара, бөтенләй югала иде. Ә.Еники. Ул [хис], акрынлап булса да, һаман дөрләп тора, акрынлап булса да, һаман көчәя бара. Ш.Камал

3) Көттереп, зарыктырып. Язлар җитә, әнә тамчы тама, Җылы чаклар килә якынлап, Синең кебек матур, моңлы кошлар Килә башлар инде акрынлап. Ш.Бабич

Акрынлый төшү к. акрыная төшү. Сукмакның кырыена ук килеп үскән биек усакка җитәрәк, егет акрынлый төште. Г.Бәширов. Пәрдә ахырына таба, кул чабуларның нормасы бераз үзгәрде: партер белән ложалар бераз җанландылар. Галерка аз гына акрынлый төште. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә