АКРЫНАЮ ф. 1) Берәр эш яки хәрәкәтнең тизлеге, темпы, ритмы кимү, әкренәю. Автобус, акрынаеп, бер йорт тирәсендә туктады. М.Мәһдиев. Шыкы-шыкы килеп, вагоннар юлдан-юлга күчтеләр, акрынайдылар. М.Мәһдиев

2) Салмаклану. Адымнары акрынаю. Хәрәкәтләре акрынаю

3) Нәрсәнең дә булса көче, тавышы, кискенлеге кимү. Аның тавышы бер акрыная, бер дулкынланып яңгырап китә, ара-тирә ул, йодрыгын селти-селти, кемгәдер янап та куя иде. Г.Бәширов

Акрынаеп алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә акрынаю

Акрынаеп җитү Чигенә килеп акрынаю

Акрынаеп калу Билгеле бер моменттан яки сәбәптән соң кинәт акрынаю

Акрынаеп килү Аз-азлап, җай гына акрынаю. Фронтта эшләр ярыйсы иде, хәзер акрынаеп килә. Г.Бәширов

Акрынаеп китү Көтмәгәндә, кинәт акрынаю

Акрынаеп тору Әле, хәзерге вакытта акрынаю

Акрыная бару Торган саен ныграк акрынаю, аз-азлап акрынаю. Тора-бара, тавыш акрыная барып, инде басылды, дигәндә, икенче малайның көр тавышы елауны эләктереп алды. Казан утлары

Акрыная төшү Беркадәр, бераз акрынаю. Берсенең яныннан узып барышлый, Шәмси, аның бөкрәеп торуына гаҗәпләнеп, акрыная төште. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә