АКРЫ’Н-АКРЫН рәв. 1) Акрын гына, салмак кына, ашыкмыйча гына. Аннан поезд кузгала башлады. Башта акрын-акрын гына. А.Алиш

2) Акрынлап, аз-азлап, тора-бара. Әйтерсең, авылны кан туфаны басып яки авыл аркылы ут бураны үтеп китте. --- Ләкин бу куркынычлары акрын-акрын гына туктадылар. Г.Тукай. Тормышың кояшы акрын-акрын гына баешына якынлаша башлауга, ирексездән артка, үткәннәреңә борылып карыйсың икән: нәрсәгә ирештең... ә нәрсәгә ирешмәдең? Р.Мирхәйдәров. Америка, акрын-акрын гына, Франция, Германия, Испания, Австрия кебек дәүләтләрне дә ваклап-бүлгәләп, күпмедер вакыт бөтен Җир шарына хуҗа булып торды... З.Мәхмүди. Менә аның аркасы черки тешләгән кебек аз гына авырту сизде, менә бөтен тәненә акрын-акрын гына җылы йөгерде ---. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә