АКРЫНАЙТУ ф. 1) Нәрсәнең дә булса хәрәкәт тизлеген, темпын киметү, акрынрак итү. Бара торгач, алар, үзләре дә сизмәстән, аяк адымнарын акрынайттылар. Ш.Камал

2) Нәрсәнең дә булса көчен, тавышын һ.б.ны киметү, югарылык дәрәҗәсен кечерәйтү. – Анда гайбәтче карчык утыра, әйдә монда, – дип, келәткә таба тартып, тавышын акрынайтып әйтте. Г.Ибраһимов

Акрынайта бару Торган саен ныграк акрынайту, аз-азлап акрынайту

Акрынайта башлау Акрынайтырга тотыну

Акрынайта бирү Акрынайтуын дәвам итү. Машина, тизлеген азрак акрынайта биреп, сулга, икенче капка ягына борыла башлый. З.Зəйнуллин

Акрынайта төшү Беркадәр, бераз акрынайту. Сабир абзый улының хәлен аңлады, ахрысы, адымын акрынайта төште. Р.Батулла. Тикшерүче, яшерен сер әйткәндәй, тавышын акрынайта төште. С.Сабиров

Акрынайтып җибәрү Кинәт акрынайту

Акрынайтып җиткерү Билгеле бер дәрәҗәгә туры китереп акрынайту

Акрынайтып кую Акрын хәлгә китереп калдыру

Акрынайтып тору Әледән-әле яки вакыт-вакыт акрынайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә