АКРЫН рәв. 1. 1) Хәрәкәт тизлеген зур итмичә, гадәти тизлектән түбәнрәк итеп; салмак. Ул, кулын артка куеп, урман буеннан акрын гына югарыга таба атлый башлады. Г.Бәширов. Миңа поезд бик акрын барадыр кебек тоелды. Казан утлары 2) Талгын, җиңелчә. Тирәдәге агач яфраклары, акрын искән җил белән, ни-нәрсә хакындадыр җилфер-җилфер сөйләшәләр. Г.Ибраһимов 3) Гадәттә генә/гына, кенә/кына кисәкчәләре белән килеп: басынкы тавыш белән, ашыкмыйча. Ястүне соң гына укыгач, әти, караңгы почмакка каршы утыра да, акрын гына көйли башлый. Г.Ибраһимов 4) Саклык белән, җай белән. Ул икенче кулы белән акрын гына минем кулыма сукты һәм үз кулын минем учымнан ычкындырды да җитез генә сикереп торды. Ф.Әмирхан 5) Озак, көттереп (вакыт, гомер узу турында). Караңгы төн акрын уза иде. Г.Бәширов 6) Ипләп, җайлап, сиздермичә. Акрын кирәк, ипләп кирәк Ишетергә сандугач сайрауларын. Җыр. Һәммә нәрсә үтә. Идел дә бертуктамый акрын гына агып тора, гомернең дә акрын гына, тавышсыз гына узып торган көне. Гали Рәхим 7) Шыпырт, ишетелер-ишетелмәс итеп. Нургали янында янәшә үк басып торган Кәримәгә акрын гына әйтеп куйды. Ә.Еники. Анасы исә әллә акрын гына елый, дога кыла, әллә бик акрын тавыш белән Коръән укый иде – ул бу икене аера алмады, ләкин күңеле әүвәлгесенә китте. Г.Ибраһимов 8) Билгеле бер дәрәҗәдә генә, беркадәр, аз гына. Ишектән килеп керүгә, инде казанда акрын гына гөбер-гөбер кайнаган итнең өйгә таралган буы, мичтән чыккан бәлеш исе борынны кытыклап җибәрә. Ә.Еники 9) Билгеле бер эзлеклелек саклап. Ул, авыл өстенә йомшак канатын җәйгән таң һавасының акрын гына агылып торуын бөтен тәне белән тоеп, балалардай сулкылдап куя. Г.Бәширов. Кыр өстенә, шәһәр өстенә караңгылык пәрдәсе акрын гына җәелә. А.Шамов 2. с. мәгъ. 1) Салмак, авыр хәрәкәтле. Акрын, салмак адымнар белән, мин дүрт мәртәбә бу урамны буйдан-буйга таптап чыктым. Ф.Әмирхан 2) Ашыкмаучан, авыр хәрәкәтле. Акрын кеше 3. ы. функ. Нинди дә булса эшне тыйганда, сак, сизгер, уяу булырга өндәп, истә тотуны таләп итеп әйтелә; абай. Акрын! Акрын! Аягыңа әйбер кадалмасын, – ди ул. И.Гази. Акрын! Килен бала йоклата. Т.Гыйззәт |