А’К ӨЙ и. этн. Кара-каршы ике өйнең кунак кертелә торган түр ягы. Беркөнне, кичке чәйдән соң, ул үз янына, ак өйгә, Сафаны чакыртып алды. А.Шамов. Бу – тирмә йортның ак өе санала, байбичәнең даими торуы шунда була. Г.Ибраһимов. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап: – Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарырсыз, – диде. Г.Ибраһимов |