АКМЕИЗМ и. гр. әд. Эчтәлеккә илтифат итмичә, бары нәфислекне генә алга сөргән, «сәнгать – сәнгать өчен» дигән карашны күтәреп чыккан әдәби агым. --- Такташ, Җәлил, Гафури, Исәнбәт иҗатларына зур йогынты ясаган дини-мифологик катламның, символизм, футуризм, акмеизм кебек «йомры» агымнарның, шәкли тәҗрибәләрнең татар поэзиясе үсешенә ясаган тәэсирен фәнни бәяләү ихтыяҗы ачык сизелә. Т.Галиуллин |