АКМАЙ и. Сыер сөтеннән аерткан каймакны яки сөт өстен атлап алынган май, гөбе мае. Чоландагы акмайга ияләшкән күселәр… М.Җәлил. Карчык уртага пыяла савыт белән акмай китереп утыртты. А.Гыйләҗев. Газизә, өстәмә итеп, чәй янына сумсалар һәм акмай куйды, шкафтан тагын ике чынаяк алды. Ш.Камал. Акмай белән дөге ярмасы азрак булды. Муса агай, иртәгә базага барып алып киләм, ди. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә