АКМА с. 1. Ага торган (авырулы), агып торган 2. и. мәгъ. Ага торган шеш. Аннан соң чишеп караганда, күр дә тор менә, Алла теләсә, шул дару салган җир бөтенләй акмага әйләнә. Г.Гали ◊ Акма колак 1) Колагы ага торган кеше; 2) Кеше сүзен тыңламый, аңлап, отып кала алмый торган хәтерсез кеше. Акма колакка әйтсәң – агып китәр, койма колакка әйтсәң – коеп алыр. Мәкаль |