АКЛЫ’-КАРАЛЫ с. 1) Ак белән кара катнашкан; ак белән кара аралаш. Авыр һәм аяусыз заманда болын-тугайларны тутырып кайткан, хуҗаларына чиләге белән сөт алып кайткан аклы-каралы сыерларны күрү күңелле. Г.Ахунов. Сәет җәһәт кенә чыгып китте дә, яңгырга чыланып, күшеккән аклы-каралы эт баласын күтәреп керде. Г.Бәширов. Почмактагы сандык өстендә аклы-каралы мәче ята. А.Хәсәнов 2) күч. Яхшысы да, яманы да булган; шатлыгы да, кайгысы да булган. Әмма бу тормыш гел актан гына тормый шул, ул аклы-каралы, ак янында – кара, каралык янәшәсендә аклык бигрәк тә калку булып күренә. Ф.Бәйрәмова |