АКЛЫК и. 1) Ак булу. Кар аклыгы кырдан киткәнче, без ак халат киеп йөрдек. Ф.Кәрим. Карлар ява, ап-ак карлар ява, Аклыклары – күңелләргә дәва. Җ.Дәрзаман 2) Нинди дә булса чыганактан килгән яктылык. Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы --- офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде. М.Әмир. Еракта-еракта – сыек кына, моң гына пәрдәгә төрелгән зур бер аклык. Г.Исхакый 3) күч. Эчкерсезлек, риясызлык, пакьлек, сафлык. Телим мин ак күңелне, ак йөрәкне, нурлы аклыкны. Н.Исәнбәт. Беренче китап... Һәр сүз, һәр шигырь юлы, күңел чишмәсеннән саркып чыгып, тел очында күпме тибрәлгән. Шагыйрь аларга җанының никадәр аклыгын салган… Ф.Яруллин. Аклык кайда, пакьлек, сафлык кайда? Кыйбла кайда? Бар да буталганмы? Җ.Дәрзаман 4) Матурлык, яхшылык, изгелек. «Кыямәт газапларын татыма, оҗмахлы бул! Чөнки син кешеләргә бары тик матурлык, аклык кына теләдең!» – дип кат-кат инәлде ул. А.Гыйләҗев 5) Абруй, дәрәҗә, яхшы исем. Шәбрәк җиһаз белән барса, Галиябануның үзенә дә кайниш арасында йөз аклыгы булыр. М.Фәйзи 6) диал. Кыз ягыннан егет ягына вәгъдә бүләге итеп бирелә торган әйбер. Сөлге сугам, сөлге сугам, Сөлге сугам аклыкка, Кызыл башлы сөлгеләрем язсын бәхет-шатлыкка. Җыр |