АКЛЫ I с. 1. 1) Агы булган, ак төс катнаш. Һәм ул ут чиксез матур: Күкле, кызыллы, аклы, ди. Г.Тукай

2) Ак төстәге яки ак бизәкләре күп булган. Аклы күлмәк якаларын кимичә каралтмагыз. Җыр. Аклы ситсы күлмәгемне Кисәм, каралыр микән, Искән җилгә сәлам әйтсәм, Алып баралыр микән. Җыр. Аклы күлмәк матур була якаларын каегач. Җыр

2. и. мәгъ. Ак яки ак тукымадан тегелгән кием-салым. Аклылары акка калсын, Каралыны киегез. Җыр. Иртәләр җитте исә, Аклысын кия ярың… Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә