АКЛА’У II ф. 1) Хаклы дип күрсәтү, кемнең дә булса гаепсез булуын тану. Фәрит үзен акларга сүз таба алмады. Г.Бәширов. – Теләсәң каян тап, түлә, – дип кычкырына башлагач, асрау, үзен аклар өчен, Шаһбаз өстенә нахак сөйләгән. Г.Ибраһимов. Бер уйлаганда, аларны да аклап була. Ни алам дисәң – шул юк. Ф.Яруллин 2) Нәрсәгә дә булса лаек булуны, шундый сыйфатка ия булуны раслау, исбатлау. Безне олылап, безнең профессия ияләренә ышанып, хәтта табынып караучыларның өметен акламау яки турыдан-туры алдашу – зур гөнаһ. Т.Миңнуллин. [Зөләйха:] Монда сиңа ике генә юл: я, башыңны иеп, тик каласың, я, көрәшеп, исемеңне аклыйсың. М.Фәйзи. Үләр идем аклап йөрәгемне Керсез актык сугыш кырында. М.Җәлил. Тәрҗемә әдәбиятның вакыты-вакыты белән милли әдәбиятны кысрыклавы сизелсә дә, бу хәл үз чоры өчен – әле татар балаларын рус телендә укыту тиешле юлга салынмаган утызынчы еллар өчен – үзен аклый торгандыр. Ф.Ибраhимова 3) Гаепсезгә санап, хөкемнән коткару, кичерү. Үзенең качуын аклар өчен, әллә нинди уйдырма хәбәрләр сөйләтә. Ш.Усманов. Ә кайберләре, Газизовны акларлык күп кенә дәлилләр табып, барлык гаепне кыз өстенә ташлыйлар иде. А.Шамов. Моның йөзендә, бөтен торышында, хөкем алдында үзен акларга теләгән гаепләнүчедән бигрәк, бөтен дөньяга каршы көрәшкә әзерләнгән кеше төсе бар иде. Г.Ибраһимов. – Ничек дим, төрлечә булуы мөмкиндер, әмма хыянәтне бер сәбәп тә аклый алмый бит, Анна Сергеевна, – диде Туфайлов. Х.Камалов 4) Көрәштә, бәхәстә бер якта булу, ул якның хокукы, интересы өчен көрәшү. Ул тиз генә эчтән үзен-үзе акларга кереште: шулаен шулай, туганкай, ләкин бит әһәмиятле эшләрнең һәммәсен дә берьюлы эшләп булмый. Ш.Камал 5) Тотылган чыгымнарны кайтару, каплау. Туйга тотылган чыгымнар үзләрен акладылар Аклап бетерү Бөтенләй, тулысынча яки барысын да аклау. Ләкин социаль философиянең функцияләрен артык «киңәйтелгән» (дөресрәге, артык конкретлаштырылган) вариантта күрергә тырышу үзен аклап бетерми. К.Гыйззәтов Аклап җиткерү Тулысынча аклау; тиешле дәрәҗәдә аклау. «Җидегән чишмә» минем ышанычымны аклап җиткермәде. Ягъни мин уйлаган дәрәҗәдәге яхшы әсәр булып җитмәде. Г.Бәширов Аклап калу Аклый алу, аклауга ирешү. --- карап уйга чумдың әле нигә, Сөембикә манарасы? Син торасың... авышсаң да бераз, Шул ук Җыр – дастаннар баганасы. Тарих үзе саклап, аклап калган; Хәзер Ник ят күрсен заманасы? Р.Гаташ Аклап калдыру Үзен аклый алу, аклануга ирешү. Теләсә нинди очракта да үзен мир күзендә аклап калдыра. Х.Камалов Аклап карау Акларга омтылыш ясау. --- нинди фашистлар булсын, ди, ә менә безнең служба синең белән миннән дошман табуны таләп итә. Син менә боларны аклап кара, агай-эне, тырышып кара. Акны – кара, диеп, синең үзеңне дә шушы протоколга кертеп, Себер җибәрәчәкләр бит. Рәмзи Вәлиев Аклап килү Күптәннән, элек-электән үк, системалы аклау; һаман да аклау. --- ата-бабаларыннан килгән Соседкин фамилиясенә төкереп, үзенең шома балык икәнлеген шеф алдында да, әшнәләре алдында да аклап килде. М.Насыйбуллин. Яшь чагында ялгышкандыр... дип, сине аклап килдем... Р.Батулла Аклап кую Бер-бер сәбәбен табып аклау, тиз генә аклау. Мәскәүнең читендәрәк бер кафеда тамак туйдыру сәеррәк тоелган иде дә, азактан моны да үзенчә аклап куйды: «Миңа каланы күрсәтергә теләгәндер...» – дип уйлады. Ш.Янбаев Аклап тору Һәрвакыт, гел аклау Аклап чыгу Һәр очракта да аклау; ахырга хәтле аклау. Бу яшь егет барлык спектакльләргә дә дип әйтерлек тартыла, һәм ул барысында да үзен аклап чыга. И.Илялова Аклый төшү Бераз аклау; тагын да аклау. Шуның белән Фәсхигә карата булган нәфрәтне һәм тәнкыйтьне дә аклый төшкән: кирәксез эпизодларны кыскарткан (Фәсхинең такмакларын), аерым күренешләрне бер урыннан икенче урынга күчергән. М.Җәлил |