АКЛА’У I ф. 1) Ак итү, ак төскә кертү, агарту. Ябалактай яуган карлар Аклый микән кырларны? Җыр

2) Акшарлау, акбурлау, акка буяу. Мич аклау

Аклап алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә аклау

Аклап бетерү Бөтенләй яки барысын да аклау. [Гөлшаһидә] Аклап бетергәч, крахмалдан җилем кайнатып, обойларны ябыштырды. Г.Әпсәләмов

Аклап җибәрү Бераз аклау

Аклап җиткерү Тиешенчә аклау

Аклап калу Ниндидер моментка кадәр аклап өлгерү. Яңгыр яуганчы, диварларны аклап калдык

Аклап кую Нәрсәне дә булса аклаган хәлгә китерү; алдан аклау. Тәүге тапкыр Кар яуды бит, ябалаклап. Уңган да соң: көн эчендә Бөтен җирне куйды аклап. Г.Юнысова

Аклап тору Бертуктаусыз, әледән-әле аклау; әле, хәзер акка буяу. Мин гүя тылсым иясе – Дөньяны аклап торам. Очмасын дип, шул аклыкны Көн буе саклап торам! Г.Гыйльманов

Аклап чыгу Бөтенесен дә аклау; башыннан ахырына кадәр аклау

Аклый бару Барысын да рәттән аклау

Аклый төшү Бераз аклау; тагын да аклау. Иңемдәге ак шәлемә сарган энҗе кар бөртекләре күңелемне тагын да аклый төшә. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә