АКЛАНУ II ф. 1) Үзеңнең хаклыгыңны, гаепсез булуыңны расларга тырышу. Егет үзен гаепле сизгәндәй һәм, шул ук вакытта, акланырга теләгәндәй тавыш белән җавап бирде. А.Шамов. Кояшта да тап була, дип, Тырышма акланырга; Бик ерак әле, туганкай, Сиңа кояш булырга! Ә.Исхак. Юклык әгәр аклану икән – ул чагында бөтен каракларны, кеше талаучыларны акларга мөмкин. Үзәге саф кеше нинди хәлдә дә бүтәннәр өлешенә кул сузмый. Ф.Яруллин

2) Алдан уйланган нәрсә тормышка ашу. Ләкин атаның сәгатьләр буена сабак биреп торуы бушка китте, көткәне акланмады. Ф.Хөсни. Кыз Фәниярне курорттан терелеп кайтыр дип көткән иде, өмете акланмады. Ф.Яруллин. Ике әбием хәбәрсез югалган улларын соңгы көннәренә кадәр көтте, ни аяныч, өметләре акланмады, алар газиз балаларын кабат күрә алмады. Мәдәни җомга

3) Нәрсәнең дә булса дөрес булып чыгуы фактлар белән исбатлану, раслану. [Либреттода Гөлгенәнең кайтуы] --- берни белән дә акланмый һәм, шуның өстенә, беренче актта ук барлык вакыйганы тәмамлый иде. М.Җәлил. Балаларның иҗат эше дә, шулай ук иҗтимагый кыйммәте булганда гына, педагогик яктан аклана ала. Ә.Хуҗиәхмәтов

4) Гаепсез дип табылу, хөкемнән котылу. Нәгыймнең суд тарафыннан акланып чыкканлыгын алар моннан ике атналар чамасы элек ишеткән иделәр. Ш.Камал. Соңгы ун ел эчендә бер Татарстанда гына да бер гаепсезгә хөкем ителгән ике йөз меңнән артык элекке сәяси тоткыннарның исемнәре акланды. Казан утлары. 1960 елның 23 маенда гына, хаксыз җәберләнгән шәхес культы корбаны буларак, Мөхлис бабай аклана. Сөембикә

5) Каплану, тотылган расходлар кире кайту. Тотылган чыгымнар аклану

Аклана бару Барысы да рәттән аклану; вакыт узган саен ныграк аклану. Әлмәндәрнең күркәм холык сыйфатлары сәхнәдә кылган эшләре белән аклана бара. А.Әхмәдуллин

Аклана башлау Акланырга тотыну. Нәкый Исәнбәт үзенә сузылган кулны алмый: – Син шул кулың белән донос яздың! – ди. – Нәкый абзый, миңа обком кушты! – дип аклана башлый Ишморат. Р.Батулла

Аклана бирү Аклануын дәвам итү. Чөнки ул [мәкаль] анда конкрет иҗтимагый кулланышында яки сүзгә мисал булып килә һәм шуның белән аклана бирә. Н.Исәнбәт

Аклана килү Даими рәвештә, электән үк системалы аклану. Ләкин Фәләх, нинди дә булса сәбәп табып, Роза алдында гел аклана килде. В.Нуруллин. Җиңү бәйрәменнән соң, --- ышаныч күпмедер дәрәҗәдә аклана килсә дә, тормыш, барыбер, тиз генә җиңеләя алмады. Ә.Баян

Акланып алу Аз гына, нинди дә булса сүз әйтеп аклану. Абзый, гаебен сизеп, акланып алды: – Гафу ит, энекәш. Янә сугыш төшкә керде. Р.Мирхәйдәров

Акланып бетү Тулысынча аклану. Кешеләрнең мәхәббәт хисләрендә һәр очракта фәкать нәфасәти ихтыяҗны гына күрү дә акланып бетми, биредә, югарыда әйтелгәнчә, физиологик ихтыяҗларны да танырга кирәк. К.Гыйззәтов. Сарыф ителгән көч һәм чыгымнар акланып бетми. М.Вәлиев

Акланып җитү Ахырынача аклану. Түләкнең, җирдән баш тартып, Сусылуга ияреп китүе әзерлексезрәк чыккан, акланып җитми. М.Җәлил

Акланып йөрү Әле, хәзерге вакытта үзен аклау белән мәшгуль булу. --- егетнең йөрәге бу шикләнүләрне сизмәде, дисезме?! Хәер, әйтүчеләре дә булды бугай. Тик Тимерхан акланып йөрмәде. В.Нуриев

Акланып карау Акланырга омтылу. Алай түгел, эш болай бит, дип акланып кара инде соңыннан. Б.Рафиков

Акланып килү Һәр очракта, һаман да аклану. – Гел исемдә, – дип акланып килде Миңлекәен, Маһруй апаны күргән саен. – Ләкин арттырып кына булмый бит. Г.Әпсәләмов

Акланып кую Үзен аклап, кыска гына нинди дә булса сүз әйтү. Бу сүз белән урынсыз мавыккан язучылар, Мөхәммәт Мәһдиев тә язган ул сүзне, дип акланып куяр. И.Низамов

Акланып тору Әле, хәзерге вакытта аклану. Җитте! Мин сезнең алда акланып торырга җыенмыйм. Х.Ибраhимов

Акланып утыру к. акланып тору. Ул боларны, Сәрия алдында акланып утырудан бигрәк, үзен юату өчен сөйли иде бугай. Л.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә