АККУРАТ с. рус сөйл. 1. 1) Һәрнәрсәсе – киеме, җиһазлары пөхтә, урынлы, җыйнак 2) Эшне пөхтә башкара торган, төгәл, җентекләп үтәүчән. Ул шундый аккурат – нәкъ вакытында кайтып китә 2. рәв. мәгъ. 1) Урынлы, кирәк җирдә, тиешенчә. Аккурат саклап тотканда, бу байлык шактый озакка җитәчәк, дип уйлыйм мин. А.Расих 2) Төгәл итеп, җиренә җиткереп. Мин аккурат эшләргә яратам... Х.Ибраhимов 3) Вакытлы, нәкъ моментына, кирәк чакта, соңга калмыйча. Аккурат нәкъ сәгатенә килеп җиттек 3. хәб. функ. Зурлыгы, күләме яки башка үлчәме буенча кирәгенчә, таман. Итекләр икенче берәүнең аягына аккурат булып чыкты. Ә.Исхак |