АККОШ и. 1) Үрдәк кошлар семьялыгыннан, нәфис озын муенлы, парлы булып яшәүче, бик матур күчмә су кошы. Аккош очар, күл күреп; Былбыл очар, гөл күреп. Мәкаль. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Җыр. Салмак кына канат кагып, җылы яктан, аккошларның килүләре якын миңа. З.Мансур

2) аккошым күч. тарт. форм. Иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Җиңгәсе аны бөтенләй башкача аңлады. – Әйтә күрмә, аккошым! – диде ул, кулын селтәп. Ә.Еники

Аккош кебек Ап-ак төстә булган, бик нәфис. Иделнең түбән ягыннан аккош кебек бер пароход күренде. Ш.Мөхәммәдев. Аккош очырып баеган 1) Акча уйнап отып баеган (көмеш акчаны тырнак очында чөеп төшереп уйнау хакында әйтелә); 2) Ялган көмеш акча суккан. Аккош сөте Исерткеч, аракы. Аккоштан ычкындыру Көмеш акча белән сәдака-хәер бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә