АККО’РД и. ит. муз. Музыкада төрле югарылыктагы авазларның бергә кушылып яңгыравы. Миңа бөек Сәйдәшевнең бер аккорды җитә! Бер! А.Гыйләҗев. Ә пианинода көйне тибрәтә торган аккордлар да бар. Җ.Фәйзи. Баянчы солдат та йокысыннан солдатча айныды һәм аккорд та алды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә