АККОМПАНЕМЕНТ и. фр. муз. Җырлаучыга яки көйне икенче музыка коралында төп башкаручыга кушылып уйнау. Гармун тавышы да, башкаларның җыры да [егет белән кыз җыры янында] үзенә бер матур аккомпанемент булып яңгырый. С.Сабиров. Бу көйгә аккомпанемент язарга мин хөрмәтле композиторыбыз Нәҗип ага Җиһановтан сорадым. И.Шакиров. Тукай шигырьләренең барысы да саз аккомпанементына көйләнгән. Н.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә