АККЛИМАТИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Яңа климат, яңа тормыш шартларына җайлашу, күнегү чоры (хайваннар, үсемлекләр турында). Үсемлекнең җайлашу чоры «акклиматизация» дип атала. Биология

2) Яңа климат һәм географик шартларга күнегү, адаптацияләнү процессы; яңа мохиткә, яңа урынга күнегү, җайлашу, үзләшү вакыты (кеше турында). Алар инде Универсиада авылына 29 июньдә үк килеп урнашты; сәбәбе – акклиматизация үтәргә кирәк. Ватаным Татарстан. --- спортчылар тиз генә акклиматизация үтте һәм шуннан соң иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә әзер иде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә