А’К-КАРА с. 1. Ак һәм кара төсләрдән торган. Менә шул чакта инде Заһидулла абзый мине рояль алдына утыртып, --- рояльнең ак-кара телләренә басарга да өйрәтә башлады. Ә.Еники

2. и. мәгъ. 1) Теләсә нинди әйбер, теләсә нәрсә. Ак-карага игътибар итмәү

2) күч. Яхшы һәм яман. Болай да беркая чыгып йөргәнең юк, әзрәк дөнья белән танышырсың, ак-караны аерырга өйрәнерсең. А.Әхмәтгалиева

Акка-карага карамыйча Яхшысына да, яманына да карамыйча, тәвәккәл хәрәкәт итү. Зачётлар бетү белән, акка-карага карамый, өйгә ашыктым. Ш.Камал. Ак-карадан бер сүз әйтмәү к. актан-карадан сүз әйтмәү. Ак-кара димәү к. актан-карадан сүз әйтмәү. Күнегелгән кагыйдәләр буенча, ул картка ак-кара димәде, кайтарып җавап бирмәде. А.Гыйләҗев. Ак-караны белмичә Бик ашыгып, аны-моны аермыйча, бернигә карамыйча. Акны-караны күрмичә Ашыгу, кабаланудан берни күрмичә, бернәрсәне абайламыйча, игътибар итмичә. Без, акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән, Зәңгәр Чишмәгә чаптык. Г.Ибраһимов. Мин, тотылган карактай, гаять уңайсызланып, кызарып киттем һәм, тиз генә борылып, ак-караны күрмичә, китеп тә бардым. Ә.Еники. Ак-кара танымый Хәреф танымый, бөтенләй надан, грамотасыз. Актан-карадан сүз әйтмәү Берәр нәрсә турында яклап та, яманлап та сөйләмәү, үз мөнәсәбәтеңне белдермәү. Равил, бөтенләй ишетмәгәнгә салышып, аңа актан да, карадан да җавап бирмәде. В.Нуруллин. Чаллыга вакытыннан алда кайтуның сәбәбен сораштыра башлагач, егет ул вакытта актан-карадан сүз әйтмәде. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә