АКВАТО’РИЯ и. лат. Билгеле бер максат өчен чикләре билгеләнгән һәм махсус җиһазландырылган су участогы, сулык мәйданы. Яңа портның акваториясе, әнә теге баклар тирәсеннән башланып, калкулыктагы аерым совхоз йортларына кадәр сузылачак. Г.Әпсәләмов. --- составына инженер Маркин да кергән үлчәүчеләр партиясе дә ел дәвамында утрауның акваториясен өйрәнде. Мирас. Коткаручылар Идел һәм Казансу елгалары акваториясендә күзәтчелек итәләр, пляжларда һәм су буйларында кизү торалар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә